news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спорт министры FINA президенты белән Казанда 2015 елгы Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча фикерләште

Виталий Мутко сүзләренә караганда, ДЧ оештыру буенча соңгы техник мәсьәләләр октябрь ахырында хәл ителәчәк

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия спорт министры Виталий Мутко белән Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Сезара Маглионе Казанда 2015 елгы Дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча фикерләште. Ул Чабаксарда узды, анда “Россия – спорт державасы” халыкара форумы бара.

Очрашуда шулай ук FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников катнашты.
Маглионе белән Маркулеску агымдагы елның сентябрендә Казанга килгән инспекция комиссиясе составына кергәннәр иде, алар шәһәрнең ярышларга әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирде.

ТАСС белдергәнчә, ДЧ оештыру буенча соңгы техник мәсьәләләр октябрь ахырында Швейцариянең Лозанна шәһәрендә оешманың штаб-фатирында Россия делегациясе белән FINA җитәкчелеге очрашуында хәл ителәчәк, дигән спорт министры. Аның сүзләренә караганда, FINA ДЧ тарихта иң яхшысы булсын өчен барысын да эшли. Тарихта беренче тапкыр футбол стадионы кәсәсе эчендә йөзү бассейны урнаштырылачак. Дөнья беренчелеге программасына беренче тапкыр хай-дайвинг кертеләчәк. Турнирның телевизион аудиториясен 4 млрд чамасы тамашачы тәшкил итәчәк.

Фотосурәт minsport.gov.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100