Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия спорт министры: БРИКС уеннарында Россияне иң көчле атлетлар тәкъдим итә
РФ спорт министры Михаил Дегтярев Россияне БРИКС илләре спорт уеннарында иң көчле атлетлар тәкъдим итәчәген әйтте. Ул бу хакта халыкара ярышларның ачылыш тантанасы алдыннан журналистларга сөйләде.
«БРИКС илләре уеннары ачылышы Россия көне көнне уза, мин барыгызны да котлыйм. Россия җыелма командасындагы спортчылар белән күрештем, аларга уңышлар теләдем. Безнең иң көчле атлетлар тәкъдим ителгән. Олимпия чемпионнары да булачак», - диде министр.
Михаил Дегтярев мондый ярышның беренче мәртәбә үткәрелүен ассызыклады. «Без кабат бөтенесен хезмәттәшлек итәргә чакырабыз», - диде ул.
Шулай ук, министр Казанга хәзерге вакытта 40тан артык илдән спортчылар килүен билгеләде. Ярышларда 97 ил катнашырга теләк белдергән.
- Халыкара спорт бәйгесенең ачылыш тантанасы «Казан Экспо»дагы Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үтте.
- 12-23 июнь көннәрендә Казанда халыкара БРИКС илләре уеннары үтәчәк. Анда спортчылар 27 спорт төре буенча көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз