news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Спорт министрлыгы бетерелергә мөмкин - матбугат чаралары

Хәзерге министрлык 2012 елда гамәлгә куелган.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Спорт министрлыгы бетерелергә мөмкин, дип яза «Советский спорт» РФ Хөкүмәте аппаратына сылтама белән.

Спорт министрлыгы, Россия туризм буенча федераль агентлык һәм Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык функцияләрен турыдан-туры Хөкүмәткә буйсына торган бердәм агентлык карамагына бирмәкчеләр. Әлегә агентлыкны кем җитәкләячәге билгеле түгел.

Искәртеп үтик: хәзерге министрлык 2012 елда гамәлгә куелган. Элек ул Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы исемен йөртә иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot