news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия спорт өлкәсендә Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли – министр

Россия һәм Уругвай спорт министрлары Самарада бүләкләр биреште.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия спорт өлкәсендә Уругвай, Латин Америкасы илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә ниятли. Бу хакта бүген 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференция режимында узган матбугат очрашуында Россия спорт министры Павел Колобков әйтте.

Ул Уругвай белән мөнәсәбәтләр яхшы булуын билгеләп үтте. “Безнең хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Бүген матчтан соң спорт өлкәсендә үсеш, кадрлар алмашу буенча хезмәттәшлек турында сөйләшәчәкбез. Уругвай белән генә түгел, Латин Америкасы илләре белән хезмәттәшлек итү нияте бар. Безнең өчен бигрәк тә футбол тәҗрибәсе кызыклы. Уругвайда фуболны бик яраталар. Һәр елны илдә бик оста футболчылар пәйда булып тора. Безнең әле бер-беребезгә булышырлыгыбыз бар”, - диде Павел Колобков.

Уругвай футбол җыелма командасы чемпионат кысаларында Түбән Новгородта урнашып, тренировкаларны шунда уздырган. Уругвай спорт министры Фернандо Касерес барлык сервис, шартлардан бик канәгать булуын әйтте. “Уругвайның Олимпия комитеты белән тыгыз хезмәттәшлектә без. Спорт ул – бердәм тырышлык, дәүләт һәм шәхси партнерлык булса гына, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - дип белдерде.

Чараның азагында Павел Колобков Фернандо Касереска һәм Уругвайның илкүләм олимпия комитеты президенты Хулио Маглионега Самара стадионы макетын һәм футбол тупларын бүләк итте. Фернандо Касерес исә, Павел Колобковка, бу безнең милли горурлыгыбыз, дип, “Селеста” майкасын һәм Уругвай флагын тапшырды.

  • Бүген Самарада Уругвай һәм Россия футболчылары очрашты. Уругвай җыелмасы 3:0 исәбе белән җиңү яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100