news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Россия – спорт державасы” спорт форумын яктыртучы журналистлар спорт объектларында булды

Планлаштырылган 9 объектның әмма бик азын гына карау мөмкин булды

             (Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 22-25 октябрьдә Казанда барган “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумын яктыртырга килгән журналистлар бүген, Казанны илнең спорт башкаласы буларак ачу максатыннан, 2013 елда булачак җәйге Универсиада объектларын 2 автобуска төялеп карап йөрде.

 

            Оештыручылардан булган ТР Яшләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы программасында 9 урынга тукталырга ниятләнгән булса да, вакыт кысанлыгы сәбәпле, 4есе белән генә чикләнелде.

 

            Аерым алганда, Әмирхан урамындагы яңа гына кулланылышка тапшырылган Көрәш төрләре сарае, Чистай урамындагы  февральдан сафка баскан “Олимп” спорт комплексы, Универсиада авылы төзелешендә булып, журналистлар алар турында мәгълүмат туплады. Ә инде Җиңү проспектындагы Казан теннис академиясенең эченә үткәререргә рөхсәт ителмәү сәбәпле, сөйләшү аның ишеге төбендәге мәйданчыкта гына барды.

 

            Көрәш төрләре сарае директоры Айрат Гайнетдинов сүзләренчә, анда ирекле көрәш, билбаулы көрәш, грек-рим көрәше, дзю-до, тхеквандо һ.б. көрәш төрләре буенча шөгыльләнәләр. Зур арена 2 мең, аерым керү юлы булган тагын 2 кече арена 200-250шәр тамашачыга исәпләнгән һәм район ярышлары уздыру өчен уңайлы булачак. Көрәш сараенда тренировка заллары, тренажерлар, иң тирән урынында 3м тирәнлектә булган 25 мерт озынлыктагы авыш төпле бассейн, балалар мәйданчыгы, төрек мунчасы, фин саунасы, душ бүлмәләре һ.б. бар. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре оештыру планга кертелгән. Киләчәктә объект фитнес үзәге рәвешендә акча эшли башлаячак, төгәлрәге, эш үзен-үзе тәэмин итәрлек рәвешкә китереп корылачак, халык обонемент буенча андагы мөмкинлекләрдән файдалана алачак. Көрәшчеләр өчен медицина-тернәкләндерү зонасы каралган, халыкара ярышлар да узасын исәпкә алып, алга таба намаз бүлмәсе булдыру да күздә тотыла. Объект 17 мең кв.м мәйдан били, төзелешкә 1 млрд. 100 млн. сум акча сарыф ителгән.

 

            “Олимп”та баскетбол, мини-футбол, бокс буенча ярышлар уздырылачак. Аның директоры Ренат Йосыпов сүзләренчә, спорткомплексның мәйданы 3 мең кв.м чамасы тәшкил итә, 2 спорт залында бер үк вакытта 100ләп кеше шөгыльләнә ала, боксчылар өчен 2 ринг каралган, анда шулай ук көрәшчеләр дә шөгыльләнә ала. Әлеге КДТУ (КАИ) спорт комплексын салуга республика һәм муниципаль бюджеттан 180 млн. сумга якын акча тотылган.

 

            Универсиада авылын төзүдә бүген 1 меңнән артык кеше 2 сменалап эшли, ә җәен эш 3 сменалы итеп оештырылган иде. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Азат Кадыйров китергән мәгълүматлар буенча, Универсиада үткәреләчәк мәйдан тирәсе тотып алыначак, анда видеокүзәтү, сакчылар куелачак. Хәзерге вакытта торак корпуслар төзелә, Универсиададан соң алар Казан дәүләт университеты базасында оештырыла торган Идел буе федераль университеты карамагына тапшырыла. Биредә краннардан ага торган су чистарту системасы аша узачак, бүлмәләрне һава кудыртып җилләтү һәм торак салуда кулланылмаган төрле мөмкинлекләр каралган. Теннис академиясе, 50 метрлы йөзү бассейны әлеге комплекска якын гына урнашкан, ишү спорты төрләре өчен канал белән “Кояшлы шәһәр” торак комплексындагы Волейбол үзәгенә исә 3-5 минутта барып җитеп була. Кыскасы, 2013 елда ярышлар узачак калган спорт объектлары, нигездә, Универсиада авылыннан 2-3 чакрым ераклыкта гына урнаша. Универсиада авылының бер өлеше Россия җыелма командалары спортчылары өчен 1,5 мең чамасы урынга каралган, гомумән, объект 13,5 мең урынга исәпләнгән.

 

            Теннис академиясе исә 18 ай эчендә төзеп сафка бастырылган, анда соңгы эшләр берничә көн элек кенә тәмамланган. Ул 85 мең кв.м җир биләп тора, бинасы 19,5 мең кв.м. мәйдан били. Тренировкалар өчен эчтә 8 корт, аерым яки парлап уйнауга карап, ярышларга 3-5 корт бирелә. Төп бинадагы трибуна 3125 тамашачыга исәпләнгән, кече залда – 400 урынга. Ачык һавадагы территориядә 18 корт төзелгән, тирбуналары 3 мең урынга исәпләнгән. Теннис академиясе янында спортчылар өчен кунакханә салып кую күздә тотыла. Әлеге проект Шамил Тарпищев катнашында гамәлгә ашырылды, дип искәртте А.Кадыйров. Теннис академиясен төзүгә 1,5 млрд. сумнан күбрәк акча киткән.    

 

Җыеп кына әйткәндә, илнең үзәк матбугат чаралары вәкилләре Оренбург трактында урнашкан Чирәмдәге хоккей үзәге, Фәйзи һәм Ваһапов урамнарындагы спорт комплекслары, Мәүлетов урамындагы “Зилант” спорт комплексы, Сибгат Хаким урамындагы Су спорты төрләре сарае мәйданчыгы, Ямашев урамындагы футбол стадионы кебек төп объектлар белән бу юлы якыннан таныша алмады.   

              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100