news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында 3 конференция була

«Олимпизм идеаллары – тынычлык һәм дуслык идеаллары – хәзерге заман спорт хәрәкәтенең актуаль проблемалары», «Россиядә спортның массакүләмлеге һәм теләгән кеше шөгыльләнә алу мөмкинлеге – милләтнең сәламәтлеге дәлиле», «Спорт тармагы – икътисадның инновац

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 22-23 октябрь көннәрендә Казанда бара торган «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында бүген 3 фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.

 «Олимпизм идеаллары – тынычлык һәм дуслык идеаллары – хәзерге заман спорт хәрәкәтенең актуаль проблемалары» темасы буенча фәнни-гамәли конференциядә башлап Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Виталий Смирнов һәм Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачев чыгыш ясаячак. Анда галимнәрнең Россия гомумбелем бирү мәктәпләрен спортлаштыру системасында олимпия белеме бирү, Олимпия уеннарына әзерлек буенча алдынгы тәҗрибә тәңгәллеге, олимпизм фәлсәфәсе: камиллектән ерак дөньяда камил кеше идеалы, Олимпия хәрәкәтендә низаглар: алардан чыгу юллары һәм кисәтү, Пьер Кубертен идеаллары һәм хәзерге заман Олимпия хәрәкәте, наркокультурага каршы Олимпия идеаллары һ.б. темалар буенча аерым докладлары булачак. Шулай ук «Азия балалары» V Халыкара спорт уеннары һәм шуңа олимпизм идеяләрен кертү темаларына чыгышлар да көн тәртибенә кертелгән.

 РФ Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Антон Сихарулидзе исә «Россиядә спортның массакүләмлеге һәм теләгән кеше шөгыльләнә алу мөмкинлеге – милләтнең сәламәтлеге дәлиле» темасына уздырылачак Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен ачачак. Форум барышында физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәте: хәзерге хәл һәм перспективалар, балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүдә спорт фәненең роле, авыл җирләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру проблемалары һәм аларны хәл итү юллары һ.б. буенча аерым чыгышлар булачак. Болардан кала, мәктәпләрдә спорт клублары оештыру һәм Петербург Мәктәп уеннары үрнәгендә укучы балалар арасында массакүләм спорт уеннары уздыру тәҗрибәсен уртаклашу да күздә тотыла.

 «Спорт тармагы – икътисадның инновацион үсеше» тамасына башланачак фәнни-гамәли конференциядә Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, Россия теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев кереш сүз белән чыгачак. Бүген уздырыласы форумның соңгысында катнаш икътисад шартларында тармакны үстерү, спорт индустриясен Россия икътисадының яңа секторы буларак җәелдерү, шулай ук илдә коммерциягә нигезләнгән һөнәри спортны үстерү, спорт инфраструктурасын үстерүнең инновацион юнәлешләре, спорт объектларының торышын диагностикалау һәм аларны куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү кебек спортка мөнәсәбәтле төрле мәсьәләләр каралачак. 2014 елда булачак Сочи Олимпиадасында телекоммуникацияләрдә инновацияләр үсеше турында да әлеге форумда сүз булачак.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100