news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия форумында 1,6 меңнән артык кеше катнашырга тели

Форум федераль үзәк һәм инвесторлар хисабына үткәрелә, бәясе – 100 млн. сум

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Марат Бариев 22-25 октябрьдә Казанда уздырылачак «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия форумына әзерлек эшләре белән таныштырды.

 Хәзерге вакытта 1672 кеше анда катнашу теләген раслаган, алар арасында РФ Президенты администрациясенең 10 вәкиле, РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү Советы әгъзалары, Россия субъектлары хакимиятләренең 20 җитәкчесе бар. Утырышларда 1300ләп, күргәзмәләрдә 400 кеше катнашырга теләк белдергән. Татарстан исеменнән анда 160тан артык кеше катнаша: республика җитәкчелеге, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, танылган тренерлар һәм спортчылар. Әлеге форум эшен исә 300 чамасы журналист яктыртачак, шул исәптән 100ләбе - чит илләрнеке.

 Министр сүзләренчә, Россия күләмендә беренче тапкыр үткәрелә торган конгресс форматындагы әлеге спорт форумының «Корстон»да рәсми ачылышында РФ Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясаячак һәм ул турыдан-туры телеэкраннарда күрсәтеләчәк, ил җитәкчесе «Баскет-холл»дагы бик зур гимнастик шоуны тамаша кылачак. РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида кышкы XXII Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда булачак XXVII җәйге Универсиадага әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет утырышы Казан Ратушасында булачак һәм анысы да туры эфирдан тапшырылачак. Анда төп тема балалар-яшүсмерләр спортына ярдәм күрсәтү һәм Россия спортчыларын 2010 елда Сингапурда булачак яшүсмерләрнең I җәйге Олимпия уеннарына әзерләү мәсьәләләре каралачак.

Бөтенроссия форумы кысаларында 5 фәнни-гамәли конференция (аның беренчесен РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко алып бара), 8 «түгәрәк өстәл» утырышы, халыкара спорт киносы фестивале, күргәзмәләр һәм фотокүргәзмә үткәрү күздә тотыла. Ә инде физик культура һәм спорт өлкәсендәге башкарма комитет органнары федераль һәм региональ җитәкчеләренең Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә РФдә спорт тармагының 2020 елга кадәр үсеш стратегияләре мәсьәләләре уртага салып тикшереләчәк.

Форумның спорт программасына хатын-кызлар арасында нәфис гимнастика буенча Россия Кубогы һәм «Йолдыз» Бөтенроссия ачык турниры кертелгән, тагын ир-егетләр командалары арасында Регби-7 буенча Россия чемпионатының V туры, җиңел атлетика буенча «Шиповка юных» дип исемләнгән Бөтенроссия яшүсмерләр ярышы, БДБ һәм Балтыйк буе илләре көрәшчеләре катнашында билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ачык ярыш булачак. Болардан кала, коляскаларда хәрәкәт итүче инвалидлар арасында баскетбол буенча Бөтенроссия ярышлары үткәреләчәк.

М.Бариев шәрехләвенчә, «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында алкалы хоккей, спорт гимнастикасы, футбол, өстәл теннисы, баскетбол, волейбол, су тубы, фигуралы шуу һәм чирәмдәге хоккей буенча танылган тренерлар мастер-класслар уздырачак.

Әлеге форум, РФ Президентының быел 27 июльдә имзалаган 863 нче Карарына ярашлы итеп үткәрелгәнгә һәм Россиякүләм чара булганга, нигездә, федераль үзәктән финасланачак, шулай ук «Татнефть» ААҖ һәм берничә инвестицион компания үзеннән акча кертәчәк, ә спорт чаралары һәм «түгәрәк өстәл»ләр чыгымнары РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы тарафыннан капланачак һәм моның өчен барлыгы 100 млн. сум акча сарыф ителәчәк. 

Форумда 400ләп волонтер хезмәт күрсәтә, кунаклар 38 кунакханәдә яши, аларны 11 маршрут буенча 120 автобус ташый, шуларның 82се - зур автобус. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100