news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия форумы кысаларында 8 “түгәрәк өстәл” утырышы узды

Аларда физик культура һәм спортка кагылышлы проблемалар кузгатылды, уңай тәҗрибә мисалга китерелде

             (Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда 22 октябрьдән бирле үткәрелә торган “Россия – спорт державасы” I Бөтенроссия спорт форумы кысаларында 8 “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Аларның һәрберсендә дистәләп чыгыш тыңланылды.

 

            Бүген үткәрелгәннәрдән “Спорт медицинасының һәм фармокологик тәэмин ителешнең хәзерге заман проблемалары, допингка каршы көрәш” темасы буенча чыккан Халыкара Олимпия комитетының медицина һәм фән буенча директоры Патрик Шамаш спортта допингка каршы көрәшнең дөнькүләм тенденцияләренә тукталды. Анда шулай ук спортта допингка каршы көрәштә Россиянең роле, шуның буенча фәнни эшкәртмәләр, спортта допингка каршы көрәшнең хокукый аспектлары, спорт тармагын медицина ягыннан тәэмин итүгә яңача караш, допинг ярдәмендә куелган рекордлар һәм спортчылар сәламәтлеге, спорт медицинасында кризис һәм яңарыш мәсьәләләре дә кузгатылды.

 

            “Спортны һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау” темасын ачуда Россиядә спорт буенча китап чыгаруда хәзерге вазгыять һәм аның проблемалары, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауда заманча методлар һәм эш формалары, массакүләм спорт проблематикасы буенча Россиякүләм тикшеренүләр нәтиҗәләре китерелде. Татарстанда спорт буенча мәгълүмати продуктлар базары, республикада нәтиҗәле мәгълүмати технологияләр һәм инновацион мөмкинлекләр, шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендәге шул юнәлештәге эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, фикер алышулар булды.

 

            “Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен адаптациягә корылган физик культура һәм спорт” темасына “түгәрәк өстәл”дә сүз Россиядә Паралимпия хәрәкәте һәм аның яңа офыклары, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле затларны Олимпия мәгарифе системасында укытуның үсеш перспективалары, илдә Сурдлимпия хәрәкәте үсеше, адаптив физик культура һәм спорт үсеше, адаптив физик культура буенча укый торган студентлар Универсиадасы тәҗрибәсе һ.б. турында барды.  

 

            “Россия һәм халыкара студент спорты хәрәкәте: проблемалар һәм перспективалар. Универсиаданың спорт мирасы” дип аталганына 2013 елда Казанда булачак җәйге  Универсиадага әзерлек барышы белән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев таныштырды. Үзәк федераль округта һәм мәгариф системасы мисалында Украинада студентлар спорты үсеше, Россия күләмендә студентлар спорт ярышларын үткәрү тәҗрибәсе, студентлар спорты өлкәсендә мөнәсәбәтләрне хокукый нигездә җайга салу һ.б. мәсьәләләр көн тәртибенә чыгарылды.

 

            “Физик культура һәм спорт өлкәсендә һөнәри белем бирүне җәелдерүнең торышы һәм перспективалар” темасы инновацион мөмкинлекләрне, хокукый аспектларны калкытты. Анда югары класслы тренерлар әзреләүнең заманча моделе, төбәк шартларында физик культура һәм спорт буенча кадрлар әзерләү перспективалары, уңай тәҗрибә мисалга китерелде.

 

            Моннан алдагы көндә уздырылган “түгәрәк өстәл” темаларының берсе “Физик культура һәм спорт идарәсе системасында дәүләт һәм спорт оешмалары багланышлары” дип аталганында мәсьәләнең икътисади һәм хокукый аспектлары кузгатылды. Биредә, шулай ук, сүз хәзерге заман спорт хәрәкәтендә милли спорт федерацияләренең роле, дәүләт, бизнес, спорт оешмаларының партнерлыгы һәм кризиска каршы юнәлтелгән чаралар һ.б. турында да барды, спорт оешмасы һәм спортчы арасында мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен гражданлык законнары кертү преспективалары каралды.

 

            “Россия спорт җыелма командаларын әзерләүнең актуаль проблемалары” темасы утырышы шушы проблемаларны чишүне, җыелма командаларны әзерләүнең хокукый һәм фәнни-методик яктан тәэмин ителешен ачуны максат итеп оештырылган. Утырышта спорт хәрәкәтен математик юл белән модельләштерүнең заманча мөмкинлекләре, хәрбиләрне экстремаль шартларда эшкә сайлап алу һәм әзерләү, илдә космонавтларга комплекслы тикшерү оештыру һәм аның методикасы, Татарстанда югары класслы спортчылар әзерләү системасы каралды. Тагын экстремаль спорт төрләре үзәгендә петербурглыларның эш тәҗрибәсе мисалга китерелде, Татарстанда югары казанышлар спортын фәнни-методик яктан тәэмин итүдә төбәк системасын оештыру һәм аның медик-биологик эчтәлеге буенча уртага салып сөйләшү булды.

 

            “Балалар һәм яшүсмерләр спорты һәм аның үсеше” темасы буенча чыгыш ясаучылар Олимпия резервы спорт мәктәпләрендә һәм училищеларында финанс-икътисади проблемаларны чишү юллары, илдә балалар һәм яшүсмерләр спортының закон һәм норматив-хокукый тәэмин ителеше, Олимпия резервы училищеларын алга таба үстерү перспективалары, спорт мәктәпләренең автоном учреждение сыйфатында эшләү үзенчәлекләре, хәзерге заман шартларында авыллардагы спорт мәктәпләренең эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты, кузгатылган проблемаларны хәл итү юлларын барлады.           

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100