news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Россия – спорт державасы” форумында катнашучылар Казанның спорт мәктәпләрендә булачак

22 октябрьдә “Корстон” эшлекле үзәгендә “Россиядә балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүнең торышы һәм перспективалары” конференциясе узачак

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 22–25 октябрьдә Казанда узачак “Россия – спорт державасы” I спорт форумы кысаларында спорт мәктәпләре вәкилләренең Россиядә балалар-яшүсмерләр спорты проблемаларына багышланган Бөтенроссия конференциясе була.
22 октябрьдә “Корстон” эшлекле үзәгенең “Пушкин” залында “Россиядә балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүнең торышы һәм перспективалары” конференциясе узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте.
Республика балалар һәм яшүсмерләр спорты үзәге директоры Ирина Ветрова хәбәр итүенчә, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү стратегиясенә багышланган “түгәрәк өстәл”дә 70 тән артык кеше, шулай ук фигуралы шуу буенча Олимпия резервындагы Республика балалар һәм яшүсмерләр спорты директоры Евгений Безменов та катнашыр, дип көтелә.
“Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүдә зур тәҗрибә булуны исәпкә алып, без “түгәрәк өстәл”дә республика тәҗрибәсен тәкъдим итәргә планлаштырабыз, диде ул. – Моннан тыш, “Россия – спорт державасы” форумы программасында 12 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә булу планлаштырылган. Шул вакытта кунаклар Татарстанда профессиональ спортчылар әзерләү системасының нәтиҗәлелегенә ышана алачак, бигрәк тә Казанда XXVII Универсиаданы үткәрү алдыннан.”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100