news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Россия-спорт державасы” форумында допинг проблемасы хакында фикер алышачаклар
Казан форумында 7 халыкара спорт ассоциациясе җитәкчесе катнашырга теләк белдергән
Скопировать ссылку
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). 22-25 октябрь көннәрендә Казанда узачак I Бөтенроссия спорт форумында 7 халыкара спорт ассоциациясе җитәкчесе катнашырга теләк белдергән. Бу хакта бүген “Россия-спорт державасы” форумына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышыннан соң журналистларга РФ вице-премьеры Александр Жуков хәбәр итте. РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко шулай ук форумга Халыкара Олимпия комитеты башлыгы Жак Рогге белән Бөтендөнья допингка каршы оешма җитәкчесенең киләчәген җиткерде.
Билгеле булганча, Александр Жуков I Бөтенроссия спорт форумын оештыру комитетын җитәкли. Аның сүзләренә караганда, җыенның төп максаты - Россиядә физик культура, массакүләм һәм үсмерләр спортының, шулай ук югары казанышлар спортының үсеш мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Көн тәртибендә каралачак төп мәсьәләләрнең берсе мәктәпләрдә спортны үстерүгә бәйле булачак. Югары казанышлар спорты, аның белән бәйле допинг мәсьәләсе дә беренче спорт җыенында күтәреләчәк актуаль проблемалар сафында.
Казан бу мәртәбәле чараны уздыру урыны итеп очраклы сайланмаган. Александр Жуков ассызыклаганча, бүген Татарстан югары казанышлар һәм массакүләм спорт үзәге санала. Өстәвенә, Татарстан башкаласы 2013 елда җәйге Универсиаданы кабул итәргә җыена.
Бүгенге утырышта оештыру комитеты әгъзалары - ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев та катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2