news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россия – спорт державасы» форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашканнар бүләкләнәчәк

Казан мэры Илсур Метшин шундый тәкъдим кертте

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Узган атнада Татарстан башкаласында булган мөһим вакыйгалардан 22-25 октябрь көннәрендә Казанда үткәрелгән «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумын иң югары дәрәҗәдә оештырылып үткәрелүен һәм шул хакта Россия Федерациясе Президентыннан башлап илнең күп кенә югары даирә җитәкчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре әйтелүен игълан итеп, бүген шәһәр җитәкчелегенең «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин киләчәктә дә шушы югары «планка»ны төшермичә эшләргә кирәклеген басым ясап әйтте. Чөнки безгә карата таләпләр тагын да зуррак булачак, уңышларга сокланып, тынычланыр вакыт түгел: 2013 елдагы Универсиадага кадәр эшлиселәр бик күп әле, диде ул.

«Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, форумның тыныч һәм оешкан төстә үткәрелүен тәэмин иткән барлык органнар һәм оешмалар, шәһәр районнары структур органнары коллективлары, аеруча куркынычсызлык тәэмин ителешен шәп итеп башкарган Казан милициясе хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм», - дип, шәһәр башлыгы әлеге форум эшен оештыру һәм үткәрүдә хезмәте кергәннәрне бүләкләү тәкъдиме кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100