Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Күчмә халыклар уеннарының медаль зачетында өченче урында бара
Фото: © Россия Милли һәм Олимпия төрләре булмаган спорт комитеты
Россия җыелма командасы VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарының гомумкоманда медаль зачетында өченче урынны били.
Россия спортчылары исәбендә 24 медаль (5 алтын, 6 көмеш һәм 13 бронза) бар.
Турнир таблицасында 19 алтын, 12 көмеш һәм 8 бронза медаль яулаган Кыргызстан әйдәп бара. Икенче урында — Казахстан (16-8-10).
Россиянең икенче урыннан калышуы 11 алтын медаль тәшкил итә, шул ук вакытта медальләрнең гомум саны буенча Россия командасы бары тик лидерлардан гына калыша.
Ярышлар әле дәвам итә. Якын көннәрдә милли спорт төрләре, шул исәптән ат чабышлары, уктан ату һәм этник көрәш буенча медальләр уйнатылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз