news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия су спорты төрләре буенча Европа чемпионатын кабул итү хокукын саклап калды

Россия су спорты төрләре буенча Европа чемпионатын кабул итү хокукын саклап калды
Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов

Россиянең 2028 елда су спорты төрләре буенча Европа чемпионатын кабул итү хокукы бар. Бу хакта ТАСС агентлыгына European Aquatics президенты Антониу Силва хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, башта Россия турнирны 2024 елда уздырырга тиеш иде, әмма үзгәрешләрдән соң чемпионатны 2028 елга күчерделәр. Хәзер European Aquatics вазгыятькә бәя бирергә һәм аның хакында барлык кызыксынган яклар белән, шул исәптән Россиянең Су спорты төрләре федерациясе һәм Татарстан Хөкүмәте белән фикер алышырга тиеш.

Силва билгеләп үткәнчә, мондый консультацияләр якын көннәрдә узачак. Шуннан соң мәсьәләне European Aquatics бюросы катнашындагы фикер алышуга чыгарырга ниятлиләр, ахыргы карарны ул кабул итәчәк.

Элегрәк Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ТАСС агентлыгына 2028 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча Европа чемпионаты әлегә календарьда калуы турында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, республика European Aquatics белән сөйләшүләрне дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot