news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим Татарстанны уникаль төбәк дип атады

Россия Социаль иминият фонды рәисе ведомствоның Казандагы төбәк бүлегендә булды.

Россия Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим Татарстанны уникаль төбәк дип атады
tatarstan.ru

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим Татарстанны уникаль төбәк дип атады. Фонд рәисе ведомствоның Казандагы төбәк бүлегендә бүген шул хакта белдерде.

«Телевидение, газеталарны гына алсак та, аларның күпчелеге тәнкыйть һәм негатив белән игътибарны җәлеп итәргә тырышуын күрәбез. Бу – җиңел, әмма тупикка илтә торган юл. Мин Татарстан һәм аның җитәкчелегенә һәрвакыт сокланам, чөнки уңай эмоцияләрдә үсеш кичерү бик катлаулы әйбер. Әмма бу бердәнбер дөрес юл. Татарстан — уникаль төбәк», - диде Андрей Кигим.

Ул шулай ук электрон больничныйлар кертү өлкәсендә Татарстанның казанышларын билгеләп үтте, бирелгән электрон больничныйлар саны буенча республиканың Россия төбәкләре арасында лидер булуын искәртте. Россиядә хастаханәләрнең 50 проценттан да азрагы электрон больничный бирү системасына тоташтырылган дүрт субъект кына калган.

«Мин Татарстан җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле, чөнки без сәламәтлек саклау өлкәсендә республиканың җаваплы икәнлеген аңлыйбыз, шунлыктан республикадан башка мондый проектны гамәлгә ашыра алмас идек», - диде РФ Социаль иминият фонды рәисе.

«Татарстан бүген беренче урынны били. Бу бик тә мөһим, чөнки проект иң элек Белгород һәм Әстерханда старт алды, әмма республика аларны узып кына калмады, лидерга да әверелде. Бу бөтен коллективның җайга салынган эше хакында сөйли», - диде ул.

  • РФ Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанда хезмәткәрләргә РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлегенең яңа идарәчесе Павел Лохановны тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100