news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия соңгы елларда 600гә якын табигать ресурсы чыганагы ачкан

Дәүләт башлыгы Россиянең һәр тармакта диярлек зур нәтиҗәләргә ирешүен искәртте.

Россия соңгы елларда 600гә якын табигать ресурсы чыганагы ачкан
архив

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Путин искәртеп үткәнчә, Россия «һәр тармакта диярлек» билгеле бер казанышларга иреште. Ил соңгы елларда 600гә якын яңа чыганак ачты. РФ Президенты Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Мин, мисал өчен, атом энергетикасы кебек заманча тармаклар хакында әйтмим дә – соңгы вакытта сигез блок эшләтеп җибәрдек. Совет чорында алар 16 иде кебек. Бу климаттагы үзгәрешләргә каршы көрәштә дә безгә зур өстенлекләр бирә. Чөнки бездә энергетика структурасы дөньяда иң яшеле булып чыкты», - дип искәртте ул.

РФ Президенты сүзләренчә, «Россия элекке буыннардан калган ресурслар һәм куәтләр хисабына яши дип уйлаучылар бик нык ялгыша».

Дәүләт башлыгының унбишенче матбугат конференциясе Мәскәүдә уза. Быел чарада 1895 журналист катнашырга теләк белдерде. Бу – рекордлы күрсәткеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot