Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия синоптиклары 2016 елны тарихта иң җылы ел дип атады
Дөньяда уртача еллык температура 10 ел эчендә 0,18 градуска күтәрелгән. Россиядә исә ул 2,5 тапкыр тизрәк үсә.
(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, метеокүзәтүләр тарихында 2016 ел иң җылысы, дип җиткерде. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Александр Фролов хезмәтнең коллегия утырышында хәбәр итте.
Дөньяда уртача еллык температура 10 ел эчендә 0,18 градуска күтәрелгән. Россиядә исә ул 2,5 тапкыр тизрәк үсә. Соңгы 10 ел эчендә температура үсеше Россиядә 0,45 градусны тәшкил итә.
Җылынуның минуслары булган кебек үк плюслары да бар. Бер яктан, җир эшкәртү мәйданнары киңәя, тискәре ягы – мәңгелек туңлык деградациясе биналар һәм торбаүткәргечләрнең җимерелүенә китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз