news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия синхрон йөзүчеләре Казанда узучы II Евразия уеннарында әйдәп бара

Бүген Казанның “Оргсинтез” йөзү бассейнында II Евразия уеннары кысаларында синхрон йөзү буенча турнир ачылды

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Оргсинтез” йөзү бассейнында II Евразия уеннары кысаларында синхрон йөзү буенча турнир ачылды.
Иртәнге сессия вакытында Россия, Казакъстан һәм Беларусь җыелма командалары ирекле катнаш программа башкаруда үзара ярышты.
Турнирның фавориты – Россия җыелма командасы ярышларның беренче төре нәтиҗәләре буенча иң күп балл (91,3750) җыюга иреште. Казакъстан вәкилләре (84,8750 балл) – икенче, Беларусь спортчылары (81,5000 балл) өченче урынга лаек булды.
Кичке сессия вакытында синхрон йөзүчеләр хөкемдарлар һәм тамашачылар игътибарына мәҗбүри программа композицияләре тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә турнирның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot