news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия шахматчысы Горячкина Казан турнирында җиңү яулады

Дөнья чемпионы исеме өчен матчта Горячкина Кытай кызы Цзюй Вэньцзюнь белән уйнаячак.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россия гроссмейстеры Александра Горячкина Казанда уза торган дәгъвачылар турнирында вакытыннан алда җиңү яулады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Җомга көнне Горячкина уникенче турда дөньяның элеккеге чемпионы Тань Чжунъи (Кытай) белән тигез исәпкә уйнады һәм турнир таблицасында көндәшләре ирешә алмаслык урын яулады.

Дөнья чемпионы исеме өчен матчта Горячкина Кытай кызы Цзюй Вэньцзюнь белән уйнаячак. Ярышларның приз фонды 500 мең евро тәшкил итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot