news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия шәһәрләрендәге 3 дистәдән артык Бәби-клубның берсе Казанда ачыла

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен андый үсеш үзәге илдә 2000 елдан бирле эшли

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрь якшәмбе көнне көндезге сәгать 12дә Татарстан башкаласында Марсель Сәлимҗанов ур., 21 адресы буенча Казанның мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең Бәби-клуб (Бэби-клуб) үсеш үзәге ачылу тантанасы башлана.

Бәби-клуб үзәге илдә инде 2000 елдан бирле гамәлдә. Россиянең Мәскәү, Новосибирск, Красноярск, Долгопрудный, Самара, Тольятти кебек зур шәһәрендә шундый 32 клуб уңышлы гына эшләп килә. Җыеп кына әйткәндә, үзәк челтәрендә берьюлы 150гә якын педагог Мария Монтессори, Золотан Дьенеш, Борис Никитин, Глен Доман, Николай Зайцев кебек авторлык методикаларына таянып 1,7 мең бала белән шөгыльләнә.

Бәби-клуб җитәкчелеге тарафыннан күп балалы гаиләләрнең балалары өчен ташламалар каралган, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100