news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамазан Абдулатипов: Татарстан җитәкчеләренә һәйкәл куярга кирәк

Рамазан Абдулатипов: Татарстан җитәкчеләренә һәйкәл куярга кирәк

Россия сәясәтчесе, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында Россия Федерациясенең махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов фикеренчә, Татарстан җитәкчеләренә озак еллар бергә эшләгәннәре өчен һәйкәл куярга кирәк.

«Быел Казанда игътибарга лаеклы вакыйгалар уза: Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, KazanSummit форумы. Бу Татарстанның сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтә. Татар милләте Россия дәүләте үсешендә дә зур роль уйный. Татарстан җитәкчеләре яхшы үрнәк күрсәтә», – диде ул.

Рамазан Абдулатипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәтен югары бәяләде.

«Алар җитәкче буларак утыз ел бергә эшли, ул бер дә җиңел түгел. Бик күп авырлыкларны җиңгәннәр һәм бергә эшләүне дәвам итәләр. Россиянең башка төбәкләрендә андый күренеш юк диярлек. Җитәкчеләргә «өч дус» дип һәйкәл куярга кирәк», – дип сөйләде ул ул KazanSummit форумында узган секциядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot