news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кайбер товарларның бәясе арзанаячагын әйттеләр

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы якын арада азык-төлек бәяләре арту өчен алшартлар күрми, дип белдерде ведомство башлыгы урынбасары Виктор Евтухов. Ул билгеләп үткәнчә, кибетләрдә кайбер товарларның бәясе, киресенчә, арзанаерга да мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә

«Сезонлы факторлар, отпусклар, дача сезоны тәмамлануын исәпкә алып, көзгә таба кайбер төр товарларның бәясе төшәр дип фаразлыйбыз», - дип искәртте Евтухов.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда куллану кәрзиненең минималь бәясе 22 020 сумга кадәр артуы хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot