news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Самарада Уругвай командасы белән матчта җиңелүгә дучар булды

Уругвайлылар 3:0 исәбе белән җиңде.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия-Уругвай командалары арасында матч россиялеләрнең оттыруы белән тәмамланды. Уругвай футболчылары 3:0 исәбе белән җиңде.

Беренче таймның беренче минутларында ук уругвайлылар агрессив һөҗүм итә башлады. Россия җыелмасының хаталары шактый булды, алар Уругвайның өч гол кертүенә китерде. Юрий Газинский сары карточка алды, нәтиҗәдә, Уругвай командасы “штрафной” тибеп, 9 нчы минутта Луис Суарес гол кертте. 23 минутта Денис Черышев хатасы Диего Ласкальтның икенче голны кертүенә китерде дип әйтелсә дә, соңрак моны "автогол" дип исәпләгәннәр. Шул рәвешле, ялгышлык аркасында голны безнең капкага Черышев кертте булып чыга. Өстәвенә, Смольниковка 28 нче минутта сары карточка бирелде, ә 36 нчы минутта кызыл карточка алды һәм уеннан чыгарылды. Шулай итеп, матч азагына кадәр безнең команда азчылыкта уйнады.

Икенче тайм уругвайлыларның “штрафной” атуы белән ачылды. 50 нче минутта без “штрафной” суктык. 63 нче минутта Бентанкур сары карточка алды. 90 нчы минутта 21 нче номерлы Кавани өченче тупны кертте.

Самарада 18.00 сәгать тә 40 градус эссе булуы әйтелде. Шул сәбәпле, футболчыларга уйнау җиңелләрдән булмады. Бүгенге матч хәлиткеч булмаса да, бүген җиңә калса, Россия группа этабыннан беренче урында чыга алыр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100