news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министры грипптан саклану өчен битлек киеп йөрергә өндәде

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко илдә яшәүчеләрне, сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп авырулары таралу сәбәпле, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә өндәде.

Шулай ук ул Россиядә гриппка каршы вакциналарының барысында да дуңгыз гриппыннан профилактик компонентлар булуын әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Быел H1N1 штаммы таралды. Бу сезонда тәкъдим ителә торган вакциналарда нәкъ менә H1N1 штаммы өчен барлык профилактик компонентлар бар, шуңа күрә гриппка каршы вакцинация тулысынча нәтиҗәле», - диде министр.

Михаил Мурашко сүзләренчә, Россиядә грипптан даруларга кытлык юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100