news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидка каршы прививка ясатуның яңа тәртибен раслады

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавируска каршы прививка ясатуның вакытлы методик тәкъдимнәре басылып чыкты. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

12-17 яшьлек балаларга «Спутник М» вакцинасы каралган, ревакцинация ясау кирәк түгел.

Калган барлык очракта да, антитәнчекләрнең күләменә карамастан, ревакцинацияне прививканың икенче компонентын ясатканнан соң алты ай узгач кабатларга.

Коллектив иммунитет булдыру өчен елга бер тапкыр ревакцинация үткәреләчәк.

«Спутник V»ның бер компонентын аерым куллану рөхсәт ителә, һәм ул «Спутник Лайт» препаратына тиңләштерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot