news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росздравнадзор ковидтан вакцинацияләүне тизләтергә кушты

Россия төбәкләренә коронавирустан дәвалау препаратлары, саклану чаралары һәм вакцинация пунктларының җитәрлек санда булуына инанырга кирәк. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росздравнадзор) территориаль органнарына коронавируска каршы тору чараларын көчәйтү йөкләмәсе белән ведомство башлыгы Алла Самойлова мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләренчә, соңгы вакытта Россиядә Covid-19 авырулары арта башлады, әмма барлык төбәкләр дә кисәтү чараларын үз вакытында кабул итми.

«Шуңа бәйле рәвештә Россия субъектларына инфекция таралуны профилактикалау буенча төбәк штаблары эшен яңартырга, халыкны вакцинацияләүне активлаштырырга һәм вакцина ясатуның кирәклеге турында мәгълүмати кампания оештырырга кирәк», - дип аның сүзләрен китерә Росздравнадзорның Телеграм-каналы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада вакцинацияләү темпын арттыруны йөкләде. Аның сүзләренчә, төбәк һәм анда яшәүчеләр көзге-кышкы чорга әзерләнгән булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot