news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Саклану министрының элеккеге урынбасары Геннадий Жидко вафат

Мәскәүдә бүген 58 яшендә Россия Федерациясе Саклану министрының элеккеге урынбасары, Россия Герое, генерал-полковник Геннадий Жидко вафат булган. Үлем сәбәбе озакка сузылган авыру, дип хәбәр итә Хабаровск крае губернаторы Михаил Дегтярев.

Жидконың гади солдатларга бик игътибарлы, хезмәттә исә таләпчән булуын билгеләп үтә губернатор. «Нәкъ менә шундый командирларны гаскәр башлыклары дип атыйлар», – дип ассызыклый ул.

Жидко Хабаровскида Көнчыгыш хәрби округ гаскәрләре командующие вазифасын биләде, дип искә төшерә Дегтярев.

  • Белешмә:
  • Геннадий Жидко 1965 елның 12 сентябрендә Үзбәкстан ССРда туган. 2016 елда Сириядә Россия Кораллы Көчләре төркемчәсе штабын җитәкли. 2018 елда Көнчыгыш хәрби округы командующие була.
  • 2021 елдан 2022 елга кадәр Россия саклану министры урынбасары — Россия Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы булып тора.
  • 2017 елда Россия Герое исемен ала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100