Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия саклану министры Зәй хәрбиенә Батырлык орденын тапшырды
18 июньдә Россия саклану министры Сергей Шойгу Мәскәүдә Вишневский исемендәге госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәйнең батыр егете дә бар. Сергей Шойгу Георгий Борисовка Батырлык орденын тапшырды, хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм тизрәк савыгуын теләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Министр Георгий Михайловичтан кайсы яктан булуын сорап, дәүләт бүләгенә лаек булуы белән котлады. Ә егет югалып калмыйча: «Татарстан - Зәй! Россиягә хезмәт итәм!» — дип горур җавап бирде.
Сергей Шойгу медицина хезмәткәре көне уңаеннан госпитальгә сәфәре вакытында шулай ук махсус хәрби операция барышында яраланучыларга медицина ярдәме күрсәтүче табиблар һәм шәфкать туташларының зур ролен дә ассызыклады.
Георгий Борисов узган елның көзендә мобилизация игълан ителүнең беренче көннәреннән Ватан иминлеген сакларга китте. Хәрби юнәлештә ныклы тәҗрибәсе бар, армия хезмәтенә чакырылгач, ярты елдан соң контракт буенча хезмәт итүен дәвам иткән. Алар тормыш иптәше Эльмира белән ике ул үстерә. Ул Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә фельдшер булып эшли.
«Без хәрбиләрне барлык этапларда дәвалаучы табибларга зур рәхмәтемне белдерәм. Дәвалануның соңгы көннәре бара, тиздән Зәйгә кайтачакмын. Дәвалану узганда безнең өчен укулар да оештырылды. Кече лейтенант дәрәҗәсе бирелде. Зәйгә кайтып, хәрби комиссариатта эшләргә уйлыйм», — диде Георгий Борисов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз