Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия саклану министры Татарстанда туып-үскән Антон Груниска Алтын Йолдыз тапшырды
РФ саклану министры Андрей Белоусов махсус хәрби операциядәге казанышлары өчен Татарстанда туып-үскән генерал-майор Антон Груниска Алтын Йолдыз медален тапшырды. Бу хакта хәрби ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Медаль Россия Федерациясе Герое исеме бирелү белән бер үк вакытта тапшырыла.
Антон Грунис 1979 елда Казанда туа. Мәктәпне тәмамлагач, ул Мәскәү югары команда гомуми гаскәр училищесына укырга керә һәм аннары Чечняда, Көньяк Осетиядә, Сириядә һәм Кырымда хезмәт итә.
Махсус хәрби операциядә Грунис 2023 елда Бахмутны алуга зур өлеш керткән Луганск армия корпусының дүртенче мотоукчы бригадасы командующие итеп билгеләнә. Моннан тыш, аның җитәкчелегендә бригада сугышчылары 2026 елның июлендә Константиновканы азат итә.
Бүләкләү вакытында генерал-лейтенант үзенә ышанып тапшырылган бригада шәхси составының батырларча эшен билгеләп үтте.
«Махсус хәрби операциянең барлык максатларына да ирешеләчәк», - дип ассызыклады Россия Герое.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз