news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Саклану министры: Мобилизацияләнгән 87 мең кеше махсус операция зонасына җибәрелде

Украинадагы махсус операция зонасына өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган 300 мең гражданның 87 меңе җибәрелгән. Бу хакта Россия саклану министры Сергей Шойгу хәбәр итте. Докладның видеосы Саклану министрлыгының телеграм-каналында урнаштырылган.

«Хәрби хәрәкәтләр районнарына өстәмә әзерлек һәм хәрби әзерләү үткәннән соң 87 мең кеше җибәрелде», – дип хәбәр итте министр селектор киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, формалашкан подразделениеләрне полигоннарда хәрби яктан әзерләү тәмамлана. Мобилизацияләнгән ир-егетләрне махсус операция барышында сугыш тәҗрибәсе туплаган 3 меңнән артык инструктор әзерли. Төп басым кыр шартларында кирәкле күнекмәләргә ия булуга, элемтә, навигация һәм разведка чараларын куллана белүгә ясала.

Укыту үзәкләрендә хәрби машиналар һәм танклар экипажлары, артиллеристлар, снайперлар, БПЛА комплекслары, радиоэлектрон көрәш белгечләре әзерләнә, дип сөйләде Шойгу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100