news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Саклану министрлыгы: Украинадагы логистик үзәкләргә һөҗүм ясалды

Узган төндә РФ Кораллы көчләре Украинадагы дошман объектларына һөҗүм ясады. Һөҗүмнәрдә БПЛА, шулай ук җир өсте, һава һәм диңгез базасындагы югары төгәллекле корал җәлеп ителгән.

РФ Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә Украинаның хәрби-сәнәгать комплексы, металлургия һәм нефть эшкәртү сәнәгате объектлары, шулай ук Киев, Борисполь, Запорожье, Кременчуг, Кривой Рог һәм Ильичовка шәһәрләрендәге логистик үзәкләргә зыян килгән.

Моннан тыш, «Одесса», «Черноморск» һәм «Рени» портларындагы хәрби йөкләрне һәм ягулык-майлау материалларын китерү һәм саклау өчен кулланыла торган инфраструктура объектлары, шулай ук Одесса өлкәсендә портларның эшләвен тәэмин итә торган энергетика объектларына зыян килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot