news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Саклану министрлыгы: Татарстан территориясендә БПЛА бәреп төшерелде

Татарстан Республикасы территориясендә дошман БПЛАсы бәреп төшерелде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Барлыгы, ведомство мәгълүматлары буенча, узган төндә Россия төбәкләрендә 362 дрон юк ителгән.

«Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану дежур чаралары белән Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Оренбург, Орлов, Пенза, Ростов, Рязань, Самара, Тула, Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Башкортстан Республикасы, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Азов һәм Кара диңгез акваторияләре территорияләрендә 362 Украина пилотсыз очу аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot