news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы өлешчә мобилизация чараларның барысы да тәмамлануы турында хәбәр итте

Россиядә запастагы гражданнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында барлык чаралар да тәмамланды. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода хәбәр иткәнчә, әлеге вакыттан повесткаларны әзерләү һәм тапшыру туктатыла. Мобилизацияләнгәннәрне җыю пунктлары бушатыла һәм элеккеге режимда эшли башлый.

Хәрби комиссариатлар штатлы режимда эшләүне дәвам итә һәм алга таба РФ Хәрби көчләре составын үз теләге белән килүчеләрдән һәм контрактчылардан туплый.

28 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда РФ саклану министры Сергей Шойгу илдә запастагы 300 мең хәрбине чакыру тәмамлануы турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100