news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы: Мобилизацияләнүчеләр декабрь өчен түләүне Яңа елга кадәр алачак

Мобилизацияләнүчеләр декабрь түләүләрен алданрак – 25 декабрьгә кадәр алачак. Бу хакта Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Мобилизацияләнүчеләргә түләү узган ай өчен һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр башкарыла, дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, мобилизацияләнгән кешеләр һәм аларның гаиләләре мондый очракта Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан декабрь түләвеннән башка калачак.

Әлеге сорау белән ул Россия Саклану министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгатькә җавапта Россия саклану министры урынбасары Татьяна Шевцова хәбәр итүенчә, мобилизацияләнгән кешеләргә декабрь ае өчен түләү 25 декабрьгә кадәр күчереләчәк.

Искәртеп узабыз, мобилизацияләнүчеләргә түләү календарь ае өчен кимендә 195 мең сум исәпләнә, ул хәрби частьнең шәхси составына кертелгәннән соң әзерлек һәм укыту вакыты исәбе белән санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100