Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Саклану министрлыгы: Башкортстанда дошман БПЛАсы бәреп төшерелде
Бүген Башкортстанда дошман БПЛАсы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте. Ведомство мәгълүматлары нигезендә, 6 июльдә иртәнге 8:00 сәгатьтән кичке 20:00 сәгатькә кадәр Россия төбәкләрендә 116 Украина пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.
«Мәскәү вакыты белән 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Белгород, Брянск, Калуга, Курск, Ленинград, Омск, Смоленск, Тверь, Тула өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Кырым Республикасы территорияләрендә, шулай ук Азов һәм Кара диңгезләр акваторияләрендә Украинаның самолет тибындагы 116 пилотсыз очучы аппаратын юк итте», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз