news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Саклану министрлыгы: АКШта яңа пандемиягә әзерләнә башладылар

АКШта яңа пандемиягә әзерләнә башладылар, дип белдерде РФ Кораллы көчләренең радиация, химик һәм биологик саклану гаскәрләре башлыгы Игорь Кириллов брифингта. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Америка лабораторияләрендә, 2019 елдагы кебек үк, вирусларның яңа мутацияләрен эзлиләр.

«Кушма Штатларның һөҗүм итү максатында саклану технологияләре дип аталган чаралар куллану ихтималын кире какмыйбыз, шулай ук глобаль идарә итү максатында биологик характердагы кризислы хәлләр булдыру юлы белән», - дип раслый Кириллов.

Аның мәгълүматлары буенча, Вашингтон «яңа дәүләт структурасы» оештыра, ул «биологик куркынычлар», шул исәптән глобаль гадәттән тыш хәлләргә китерү ихтималы булган патогеннарга каршы көрәш өчен җавап бирәчәк.

Искәртеп узабыз, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 5 майда 2020 елдан бирле - өч ел дәвам иткән COVID-19 глобаль пандемиясе статусын гамәлдән чыгарды. Дөньяда бу вакыт эчендә 20 миллион кеше вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot