news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия сәясәтчесе Алексей Чеснаков Татарстанда электрон тавыш бирүне уңай бәяләде

Белгеч электрон тавыш бирүне экспертлар өчен беренче тәҗрибә дип атады.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия сәясәтчесе Алексей Чеснаков Татарстанда электрон тавыш бирү кертелүгә уңай каравын әйтте. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша сөйләде.

«Татарстанда электрон тавыш бирү кирәкле. Сайлауларда өч көн тавыш бирү экспертлар өчен стресс булды, чөнки белгечләр бәя биреп бетерә алмый, бу безнең өчен беренче тәҗрибә. Электрон тавыш бирүне хуплыйм», — диде ул.

Сәясәтче Татарстандагы сайлауларны күзәтеп баруын әйтте. «Хөкүмәт карарны бик тиз кабул итә, халык та активлаша бара. Татарстанның бу позициясенә уңай карыйм. Регионнарның бер-берсенең тәҗрибәсе белән уртаклашуы яхшы. Татарстанда халык фикерен онлайн да белдерә ала. Халык белән шушы ысулны булдыру аралашуны якынайта. Республикадан, кайбер башка төбәкләрдәге кебек, тискәре фикерләр бөтенләй килми», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100