news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносына чыгымнар 550 млрд сумга артачак

Акча җиһазлар, техника һәм транспорт сатып алуга тотылачак.

Россиядә Сәламәтлек саклауның беренчел звеносына чыгымнар 550 млрд сумга артачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын үстерүгә өстәмә рәвештә 550 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә бер журналистның соравына җавап итеп әйтте.

«Медицинада агымдагы чыгымнарга һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектында каралган суммага өстәмә рәвештә 550 млрд сум бүлеп бирү турында килешенде», — диде дәүләт башлыгы.

Акча техника һәм транспорт сатып алуга тотылачак. «Норматив хәлгә китерү яки 10 мең учреждение төзү, 37 мең транспорт чарасы сатып алу һәм 10 мең берәмлеккә кадәр төрле җиһазлар сатып алу күздә тотыла», — дип өстәде Путин.

Ул шулай ук медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру буенча планнар турында сөйләде. Россия Президенты фикеренчә, гади һәм баш табибларга хезмәт хакын түләүдә гадел булмаган дифференциациядән арынырга кирәк.

«Гамәлдәге система эчендә нәрсә эшләргә була һәм нәрсә дә булса эшләргә мөмкинме? Иң беренче бу гаделсез дифференциациядән азат итүне эшләргә кирәк. Һичшиксез, даими окладның база ставкасын үзгәртергә кирәк. Хәзер төбәкләрдә аның аермасы 30 проценттан 50 процентка кадәр. Бөтен ил буенча бер алымны булдырырга кирәк», - дип саный Владимир Путин.

Россия Президенты элек WADA оешмасының Россияне халыкара ярышларда катнашудан читләштерү турындагы карарын шәрехләгән иде. Путин фикеренчә, ул карар сәяси төсмер ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100