news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мишустинның хәле турында сөйләде

Covid-19 инфекциясе йоктырган Россия Премьер-министры киләсе атнада эшкә чыгарга мөмкин.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Яңа Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган Россия Премьер-министры Михаил Мишустин терелүгә таба бара. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко шул турыда сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Бүген Мишустин видеоселектор киңәшмә үткәрде, ул терелүгә таба бара», — диде сәламәтлек саклау министры, Хөкүмәт Рәисенең хәле турында сөйләгәндә.

«Киләсе атнада ул (Мишустин — Т-и иск.) кабинетында булачак», — дип өстәде Мурашко.

Шул ук вакытта, министр сүзләренә караганда, Премьерга медицина процедуралары кирәк әле, уңай динамика күзәтелә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның коронавирус белән авырганлыгын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100