news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия сәламәтлек саклау министры грипп эпидемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Быел грипп эпидемиясе апрель уртасында төгәлләнәчәк, дип белдерде Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Беренче каналга биргән интервьюсында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Тагын ике атнадан соң грипп акрынлап чигенә башлаячак. Эпидемия апрель урталарында төгәлләнәчәк. Ул, гадәттә, 12-14 атна дәвам итә», - диде ул.

Аның сүзләренчә, вакцинация ясау нәтиҗәсендә грипп белән авыру һәм үлем-китем очраклары сизелерлек кимеде. «2006 елдан башлап, 12 ел эчендә, илдә грипп йоктыручылар — 13, үлем-китем очраклары 20 тапкырга кимеде. Боларның барысына да вакцинация ясатучыларның 2,5 мәртәбә артуы нәтиҗәсендә ирешелде», - дип искәртте министр.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары, 2019 елда грипп эпидемиясе уртача интенсивлык чигеннән узмаячак, чөнки илдә җитештерелгән вакциналарда барлык актуаль штаммнар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100