news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында симерүгә бирелүчән төркемне атадылар

Россиядә симерүдән җәфа чигүчеләр саны сизелерлек арткан.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 55 яшьтән өлкәнрәкләр артык авырлыктан интегә. Бу хакта RT хәбәр итте.

Пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән кешеләр арасында симезлектән җәфа чигүчеләр саны арту физик активлык кимүгә бәйле. Бу хакта вазгыятьне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-диетологы Виктор Тутельян шәрехләде.

«Кешеләр 3 мең килокалорийлык ашарга күнеккән, ә аның 2,5 мең килокалорие гына сарыф ителә. Менә бу артык 500е майга күчә дә инде», - дип аңлатты ул. 

Россиядә симерүдән җәфа чигүчеләр саны сизелерлек арткан. 2017 елда андыйлар саны якынча 2 млн булган. Ә 2016 елда якынча 1,39 млн тәшкил иткән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында мондый үсеш гражданнарда сәламәт туклану турында системалы күзаллау булмауга һәм диагностиканың яхшыруына да бәйле дип аңлатканнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100