news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусны кабат йоктыруны аңлаттылар

Владимир өлкәсендә табибның кабат Covid-19 йоктыруы турында төбәк губернаторы Владимир Сипягин сөйләде.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусын кабат йоктыру — иммун системасының шәхси үзенчәлекләре белән бәйле сирәк күренеш. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында Владимир өлкәсендә кабат коронавирус йоктыру очрагын шәрехләделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Кабат йоктыру — сирәк күренеш һәм, мөгаен, кешенең иммун системасы үзенчәлекләре белән бәйледер», — диделәр министрлыкта.

Моннан тыш, ведомствода вакцинаның озак вакытлы иммунитет формалаштыра торган итеп эшләнүенә игътибар иттеләр.

Владимир өлкәсендә табибның кабат Covid-19 йоктыруы турында төбәк губернаторы Владимир Сипягин сөйләде.

«Мин алган мәгълүматка караганда, медикларның берсе ике ай дәвамында икенче тапкыр коронавирус йоктырган», — диде ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге туры эфир барышында һәм якташларын саклык чараларын үтәргә өндәде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot