news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы: яшь балалар үлеме 11 процентка кимегән

Соңгы 10 айда аналар үлеме 18 процентка кимегән.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы 10 айда яшь балалар үлеме 11 процентка кимеде, дип белдерде өстенлекле проектларны гамәлгә кую барышына багышланган брифингта Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

“Агымдагы елның 10 аенда мең исән туучыга 5,3 үлем очрагы күрсәткеченә ирештек. Бу 2018 елга фаразланган күрсәткечтән түбән”, - дип билгеләп үтте ул.

Моннан тыш, бу билгеләнгән чорда аналар үлеме 18 процентка кимегән. “Бу без 2020 елга фаразлаган күрсәткечтән 2, 5 тапкыр кимрәк”, - дип билгеләп үтте министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot