news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны тәмәкегә каршы дарулар белән тәэмин итү яклы

Һәр елны Россиядә тәмәке тарту белән бәйле авырулардан 400 мең кеше үлә.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәмәке тартуны ташлауда медицина ярдәмен дәүләт гарантиясе программасына кертергә, ә синдром вакытында пациентка ярдәм итүдә кулланылучы даруларны тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлегенә кертергә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС яза.

Бу турыда Россиядә 2017-2022 елларда һәм перспективада тәмәке куллануга каршы дәүләт сәясәте эшчәнлеген гамәлгә ашыру концепциясендә әйтелә. Тәмәкене кулланудан баш тартучылар медицина ярдәме белән тәэмин ителсә, бу аны кулланучыларны киметәчәк, диелә әлеге документта.

Әлеге чараларның мөһимлеген дәлилләү өчен министрлык һәр елны тәмәке тарту белән бәйле авырулардан 400 мең кеше үлүе турында мәгълүматлар китерә. Россиядә тәмәке тартуга каршы кампания эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкәннәр арасында тәмәке тартуның якынча 25 процентка кимүе күзәтелә, диелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының җәмәгать сәламәтлеге һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай сүзләренчә, тәмәкедән баш тарту гомерне 2-5 елга кадәр озайтырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән мәгълүматлар буенча, тәмәке тарту дөнья икътисадына елына триллион долларга төшә. Дөньяда барлыгы 15 яшьтән башлап 1,1 миллиард кеше тәмәке тартучы булып санала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100