news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы даруларны рецепт буенча гына сату тәкъдименә каршы чыкты

Элегрәк Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган ид

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган дарулар үз-үзеңне дәвалау өчен файдаланыла ала. Аларны рецепт буенча гына сату, аерым алганда, автомобильче аптечкаларын формалаштыруны кыенлаштыра. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Җәмгыять сәламәтлеге һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай белдергән, дип яза "Новости" РМА.

Элегрәк ММЧта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында барлык даруларны да рецепт буенча сату тәкъдиме белән чыгыш ясады дигән мәгълүмат пәйда булды.

"Бүгенге көндә дөньяда үз белдегең белән билгеләү һәм эчү пациентның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган дарулар рецепт буенча гына сатыла торган алым кабул ителгән...  Без алга таба да шундый алымнан файдалану яклы", - дигән Салагай.

Аның сүзләренчә, бу рецепт һәм рецептсыз сатылучы препаратлар исемлеге һәм кагыйдәләре дә камилләштерелергә мөмкин.

Моннан тыш, барлык даруланы да рецептсыз сату, әйтик, автомобильче яки сәяхәтче аптечкаларын формалаштыруны кыенлаштырачак, чөнки алар авырганчы һәм имгәнгәнче тутырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot