news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы аракы бәясен төшерүгә каршы

Шулай ук ведомство интернет аша алкоголь сатуны да хупламый.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы аракыга бәяне төшерүгә һәм исерткеч эчемлекләрне Интернет аша сатуга каршы чыгыш ясаган. Бу хакта журналистларга ведомство башлыгы Вероника Скворцова белдерде, дип яза "РИА Новости".

Министр эшкә яраклы яшьтә үлүчеләрнең күпчелек очрагы яшь ир-атларның алкоголь белән мавыгуына бәйле булуын әйткән.

"Әгәр без бергә бу проблемага игътибар бирсәк һәм ведомствоара, алкоголь сатуны көйләү буенча Хөкүмәт комиссиясе аша куллану дәрәҗәсен киметә алабыз, ул үлем очрагын ике тапкыр азайтачак", - дигән Скворцова.

Элегрәк Россия икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев ведомство 2017 елда алкогольгә акцизны 500 дән 360 сумга кадәр киметергә тәкъдим иткән иде. Ярты литр аракының бәясен 190 сумнан 136 сумга кадәр киметү турында әйтелде. Шулай ук Хөкүмәттә спиртлы эчемлекләрне Интернет аша банк карталары ярдәмендә генә сатарга рөхсәт итү идеясе буенча фикер алышканнар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100