news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстандагы башлыгы вазифасыннан китә

Рөстәм Сафиуллин күзәтчелек органы коллективына яңа эш урынына күчүе турында әйткән.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль орган җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин яңа эш урынына күчә. Бу хакта ул хезмәт коллективына бүгенге киңәшмә барышында әйтте, дип хәбәр итә күзәтчелек органы матбугат хезмәте.

Рөстәм Сафиуллин булачак эш урынының төгәл урынын әйтмәгән.

20 марттан ведомство җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Любовь Шәйхетдинова билгеләнгән. Моңа кадәр ул территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган. 

Киңәшмә барышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Сафиуллинга күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен, Сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко исеменнән Мактау грамотасын тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100