news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының VI съездында катнашу өчен Татарстан делегациясе формалаштырылды

Чираттагы съезд 4 март көнне Мәскәүдә уза, анда Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының җитәкче органнарын сайлаячаклар

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 4 март көнне Мәскәүдә Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының чираттагы VI съезды уза. Хәзерге вакытта чарада катнашу өчен Татарстан делегациясе составы формалаштырылды.
РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, съездда Сәүдә-сәнәгать палатасының V съезддан соңгы эшчәнлеге турында доклад ясалачак, шулай ук 2011-2015 елгы чорга чаралар программасы хакында фикер алышу күздә тотыла. Көн тәртибенә ревизия комиссиясенең хисабы, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының җитәкче органнарын һәм ревизия комиссиясен сайлау кебек мәсьәләләр кертелгән. Моннан тыш, Сәүдә-сәнәгать палатасының уставы хакында фикер алышу ниятләнә.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, Евгений Примаков РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы вазифасына янә үз кандидатурасын куймаска булган. Бу хакта ул 21 февральдә Сәүдә-сәнәгать палатасының 4 мартта узачак чираттагы съездына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
Сәүдә-сәнәгать палаталары, коммерция һәм коммерция булмаган оешмалар - Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары съезд делегатларын 2011 елның 21 февраленә кадәр сайларга тиеш иде. Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының VI съездында катнашу өчен Татарстан делегациясенең составы формалаштырылган. Делегацияне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе Шамил Агеев җитәкли, Мәскәүгә барлыгы 15 кеше барачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot