news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ротавирустан яңа вакцина әзерләнә

Россия балаларда ротавирусны профилактикалау өчен яңа вакцина әзерли, якын арада клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр ителә Роспотребнадзор сайтында.

«Хәзерге вакытта Роспотребнадзорның Ростов микробиология һәм паразитология фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре балаларда иммунопрофилактика өчен вакцина әзерли. Якын арада клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла», - диелә басмада.

Ил вакцинасын булдыру һәм чыгару импортны алыштыру өчен, шулай ук дустанә мөнәсәбәтләрдә булган чит илләргә экспорт өчен кирәк. Хәзерге вакытта «РотаТек» һәм «Ротарикс» кебек чит ил ротавирус вакциналары кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot