news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия режиссеры һәм кинооператоры Мәхмүт Рәфыйков вафат

Ул Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешкова һәм күп кенә космонавтларның корабы җиргә төшкәннән соң, беренче булып кинотасмага төшергән.

Россия режиссеры һәм кинооператоры Мәхмүт Рәфыйков вафат
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Совет космонавтларын кинотасмага төшергән  һәм фәнни-популяр кино режиссеры, оператор Мәхмүт Рәфыйков 94 яшендә вафат булган. Бу турыда Россия Кинематографистлары берләшмәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.

“4 октябрьдә 95 нче яшендә безнең дустыбыз һәм хезмәттәшебез - Россия Кинематографчылар берләшмәсе әгъзасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, фәнни-популяр кино режиссеры һәм оператор Мәхмүт Мөхәмәтҗан улы Рәфыйков арабыздан китте”, диелгән хәбәрдә. Россия Кинематографистлар берләшмәсе Рәфыйковның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

М.Рәфыйков 1951 елда С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлагач, билгеләү буенча "Моснаучфильм" киностудиясенә килә һәм 1993 елга кадәр шунда эшли. Киностудиядә хезмәт кулланылышы өчен фильмнар төшерүче төркемгә билгеләнә. М.Рәфыйков Игорь Курчатов һәм Сергей Королев биремнәрен үтәгән. Ул Юрий Гагарин, Алексей Леонов, Валентина Терешкова һәм күп кенә космонавтларның корабы җиргә төшкәннән соң, беренче булып кинога төшергән.

Мәхмүт Рәфыйков 119 нчы номерлы фильмы өчен “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Ул “Россия кинематографиясенә керткән өлеше өчен” "Ника" илкүләм кинематография премиясенә лаек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100