Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия регионнарында яшәүче татар балалары Казанга “Милләтебез хәзинәләре” лагеренә җыелды
Сменага Казахстаннан, Әстерхан, Төмән, Самара, Димитровград, Саратов, Тула өлкәләре, Касыйм, Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән 140 бала җыелды.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казахстан Республикасы, Әстерхан, Төмән, Самара, Димитровград, Саратов, Тула өлкәләре, Касыйм, Мәскәү һәм Казан шәһәрләре балалары – җәмгысы 140 кеше “Волга” лагерена - “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасына ялга кузгала. Смена 15 августка кадәр дәвам итәчәк. “Татар-информ” хәбәрчеләре лагерьга бару өчен “Идел” яшьләр үзәгенә җыелган балалар белән аралашты.
Хәбәрчеләр белән нигездә рус телендә сөйләшкән балалар смена беткәндә татарча җавап бирергә вәгъдә бирделәр.
Төмән өлкәсеннән лагерьга биш бала килә. Өчесе – Азалия Хәмидуллина, Тимур Кәримов һәм Хамат Тачутдинов “Идел” үзәгенә беренчеләрдән килеп җиткәннәр. “Кайсы телдә гапләшәбез? - дип сорады Себердән килгән татар кызы Азалия. – Безнең сөйләшүебездә Казан татарларыннан берәз аерма бар”. Азалия татарча яхшы белүе, өйдә татарча аралашулары турында әйтте. Татарчасын ныгытырга җәйләрен әби-бабасы янында Саз авылында кунакта булуы да ярдәм итә икән. Татарстанда урнашкан лагерьга ул татар музыкасы тыңларга һәм күңелле ял итергә дип килгән. 10 яшьлек Хәмәт мәктәпкә укырга кергәндә бөтенләй русча белмәвен әйтте: “Мине өйдә тиз генә русчага өйрәтә башладылар”, - диде ул. Тимур бераз Татарстан егете дә – аның әтисе ягыннан нәселе Татарстанның Миңгәр авылына барып тоташа. Дөрес, егетнең татарчасы гына юк дәрәҗәсендә.
Таймас Сафин Тула өлкәсенең Новомосковск шәһәреннән. Ул Наилә әбисе һәм Абдулбари бабасы белән татарча сөйләшә, дөресрәге, алар сөйләшкәнне аңлый һәм үзе белгән кадәр татарча җавап бирергә тырыша. Таймас өлкәнең милли-мәдәни автономиясендә уздырылган мәдәни чараларда актив катнашуын әйтте.
Апалы-сеңелле Арина белән Лиана Исмәгыйлевалар Мәскәүдә килгәннәр. Арина үзенең татарча биюе һәм әнисенең татар милли ризыкларын тәмле пешерүе турында әйтте. “Өсте каплаулы зур тәмле камыр ризыгы пешерә ул. Эченә ит белән бәрәңге салына... Әйе, әйе, бәлеш дип атала”, - диде ул. Арина лагерьда күбрәк экскурсияләргә йөрергә теләк белдерде.
Экскурсияләр, чыннан да, булачак. “Идел” яшьләр лагере директоры Ләйсән Сафина әйтүенчә, ике тапкыр Казанга киләчәкләр – Казан Кремлендә һәм Милли музейда экскурсия оештырылачак һәм Кариев театры спектаклен караячаклар.
Иртәгә лагерьга балалар белән очрашырга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов киләчәк.
Искәртеп узабыз, «Милләтебез хәзинәләре» лагереның быелгы икенче сменасы 7-15 август көннәрендә үтә. Аның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтенә хөрмәт тәрбияләү.
"Милләтебез хәзинәләре" профильле сменасын Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" яшьләр үзәге оештыра. Смена "Волга" яшьләр үзәге базасында үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз